Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».

Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.

Хөрмәтле авылдашлар, ә Сез үзегезне укыткан укытучылар турында нәрсә нәрсә әйтер идегез ? Сездән уй-фикерләр көтеп калабыз .

теги:

Комментарии закрыты