Бүген Интернетны кулланучылар арасында укучылардан кала сан ягыннан иң күбе – мөгаен, укытучылардыр. Укытучылар мәктәптә белем бирү өчен мәгълүмат эзләүдән кала, үз сайтлары аша үзләренең хезмәтләрен башкаларга җиткезә һәм уртаклаша.

Укытучы һөнәре – иҗади һөнәрләрнең берсе бит ул. Мәктәптә үткән бер көн дә, бер дәрес тә, бер чара да берсенә-берсе охшамаган.

Укытучының шәхси сайты  һәрвакыт үсештә, һәрвакыт эзләнүдә булырга ярдәм итә. Һөнәренә дә, укыткан фәненә дә, укучыларына, алар белән эш алымнарына да башка күзлектән карарга этәргеч бирә.

Интернетта сайт тоту вакытны күп ала. Төгәл һәм сабыр булуны таләп итә торган шөгыль. Шулай булса да, сайт – укытучының эшендә ярдәмче, һөнәри яктан үсәргә ярдәм итүче, эшкә стимул бирүче чыганак.

Укытучы сайты кемнәр өчен төзелә соң?

Сайт – ул билгеле бер аудитория өчен төзелгән Интернет продукт.

  1. Иң беренче чиратта укучылар. Укучыларны сайтта нәрсә кызыксындыра соң?

-                Кызыклы уеннар;

-                Олимпиадалар һәм бәйгеләр турында мәгълүмат;

-                Төрле типтагы биремнәрне чишү алымнары;

-                ГИА һәм ЕГЭга әзерлек;

-                Төрле өстәмә мәгълүматлар;

-                Сайтта үткәрелүче онлайн-тестлар;

-                Үзләренең иҗади эшләрен күрү;

-                Иң яхшы укучылар исемлегендә үзләренең исеме барлыгын күрү һ.б.

  1. 2.            Укучыларның әти-әниләре.

Аларны укытучының шәхси сайтында ниләр кызыксындыра соң?

-                Үз балаларының иҗади эшләрен күрү;

-                Үз баласының уңышлары белән танышу;

-                Фотоальбомнар;

-                Балага өйдә ничек ярдәм итәргә?

-                Фән буенча мәктәп, район күләмендә үткәрелгән бәйге, бәйрәмнәр турында яңалыклар һ.б.

-                Сайт функциясе булган очракта укытучы белән аралашу.

  1. 3.            Методик берләшмә җитәкчеләре һәм фән укутучылары.

-                Тәҗрибә уртаклашу;

-                Методик һәм дидактик әдәбият карау;

-                МКТ(мәгълүмати-коммуникатив технология) кулланып төзелгән дәрес эшкәртмәләре;

-                Семинарлар өчен чыгышлар;

-                Портфолио.

  1. 4.            Мәгариф бүлеге.

-                Методик, дидактик материаллар карау;

-                Семинарларда чыгышлар;

-                Укытучы эшчәнлеген күзәтү.

  1. 5.            Очраклы кулланучы.

-                Сайтның эчтәлеге.

 

БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ЮГАРЫДА УКЫТУЧЫ САЙТЫНЫҢ БИЛГЕЛЕ БЕР АУДИТОРИЯ ӨЧЕН ТӨЗҮ СТРУКТУРАСЫН САНАП ЧЫКТЫК.

 

Сайт төрләре.

  1. 1.  Сайт-визитка.

Укытучы имиджын күрсәтүче уңайлы сайт. Әлеге төр сайтта укытучы турында төп мәгълүматлар бирелә. Эш стажы, эш алымнары, педагогик хезмәтләре өчен мактау кәгазъләре һ.б. урнаштырыла. Укытучыга эшкә алуда резюме төзү өчен ярдәм итә.

Мондый сайтка мисал булып рус теле укытучысы Крутова Елена Викторовна сайты тора. Төп бүлекләре: Төп бит, Визитка, Портфолио, Фотоальбом, Кунак бүлмәсе, Кире элемтә.

  1. 2.  Сайт-портфолио.

Сайт-портфолио түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала. Укытучы турында тулы мәгълүмат, белеме, хезмәт стажы, белем күтәрү курслары, бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары.

Шулай ук әлеге төр сайтта укытучының эшчәнлек нәтиҗәләре, фәнни-методик эшләре, педагогик эшчәнлеккә карата презентацияләр, фән буенча укытучының дәрестән тыш эшчәнлеге урын ала.

Әлеге төр сайтка физика укытучысы Ломакин Александр Владимирович мисал булып тора

 

  1. 3.                Фәнни сайт.

Укытучының фәнни сайтында үз фәненә кагылышлы (видео, аудио, мультимедиа) материаллар урын ала. Сайтның структурасы билгеле бер фән юнәлешендә яки класслы-дәресле система буенча билгеләнә. Мондый типтагы сайтларда укытучыга дәресләргә әзерләнү өчен уку материаллары гына урнаштырылмыйча аларны күчермәләп алу мөмкинлеге дә тудырыла.

Мондый сайтка яхшы мисал булып биология укытучысының сайты тора.

  1. 4.                Укытучы-укучыга сайты.

Әлеге төр сайтлар укучыга сайт битләре аша зачетларга, контроль эшләргә, бәйгеләргә өстәмә әзерләнү өчен мөмкинлек бирә. Сайтта фән буенча өстәмә кызыклы материаллар белән бер рәттән ЦОР-ларга сылтамалар, видеоязмалар, презентацияләр урнаштырыла. 

Әлеге төр сайтка мисал булып инглиз теле укытучысы Ахматнабиева Гульшат Шайнуровнаның шәхси сайты тора.

  1. 5.                Укытучыларның методик берләшмә сайты.

Әлеге төр сайтларда билгеле бер фән буенча укытучыларга ярдәм өчен материаллар, белдерүләр, фән буенча бәйге нигезләмәләре, тәҗрибә уртаклашу максатыннан укытучыларның дәрес материаллары, төрле өлкәләрдә: фәнни-гамәли конференцияләрдә, август киңәшмәләрендә, фән киңәшмәләрендәге чыгышлары урнаштырыла.

Мисал булып Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты тора.

  1. 6.                Класс сайты.

Әлеге төр сайтта класс белән бәйле барлык материаллар урнаштырылырга мөмкин. Мәсәлән: төрле кичә, бәйгеләрдән фотолар, класс составы, дәресләр челтәре, әлеге классны укыткан укытучылар исемлеге, төрле ЦОРларга сылтамалар һ.б.

 

Болардан тыш укучының шәхси сайты, интернет-магазин һ.б. төрдәге сайтлар булырга мөмкин.

Киләсе язмада  сайтларның структурасы турында сөйләшүне дәвам итәрбез !

Сайт ясау серләрен өйрәнә башларбыз!!!

Сорауларыгыз булса bikinramis@gmail.com электрон адресына яза аласыз.

 

 

 Язма өчен Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улына бик зур рәхмәт!

теги:

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha