Сен
29
27 нче сентябрьдә мәктәптә «Укытучыңны котла» акциясе башланып китте. Әгәр дә укытучыгызга әйтер теләкләрегез, рәхмәт сүзләрегез бар икән, хисләрне тоткарламагыз – аларны блогта, комментарийда язып калдырыгыз. Язылган яхшы теләкләр, укытучыларыгызның рәхмәт сүзләренең кодрәте икеләтә көч белән үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтыр.
Бу тормышта үзегез дә яхшы укытучы булыгыз һәм укытучыларыгыз өчен дә гомерлеккә иң яхшы укучы булып калыгыз!
Укытучыларыбыз!
Сезгә карап сокланабыз һәрчак
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.