иглай
Минем туган ягым ул Нурлат районы Яңа Иглай авылы. Мин шушы авылда туып үскән кеше. Хәзерге вакытта Казанда яшәсәм дә, күңелем барыбер авылыма тарта, күңелем анда. Кечкенә вакытымда дуслар белән су буйларында йөгереп, уйнап йөргәннәрем әле дә исемдә. Кайткан саен, дусларны чакырып, су буена төшәсем килә. Кыш көннәрен чана шуып, карга батып, тагын бер уйныйсы [...]
Әле генә соңгы кыңгырау яңгыраган, балалар җәйге озын каникулларга таралган кебек иде. Санаулы вакыт тиз уза. Ялларның да соңгы өченче аеның яртысына җиттек. Балалар, әти-әниләрнең мәктәпкә әзерләнер вакытлары да якынлашты. Тик балаларны гына түгел, мәктәп биналарын да яңа уку елына әзерлиләр һәм район хакимияте, мәгариф бүлеге, күп ведомстволарны үз эченә алган комиссия аларны тикшереп, бәя [...]
Беренче сентябрь – минем Бәхет-шатлыклы көнем Сагынып белем учагын, Мин кабат сиңа килдем Дулкынданып карап торам Юксындырдың, мәктәбем, Син – минем үткән гомерем, Син – минем киләчәгем. Синдә күрергә өйрәндем Матурлыгын дөньяның Төүге кат синдә башкардым Балачагым җырларын Мәңге исебездә тотыйк Монда үткән чакларны Аннан белемебез белән Бизик туган якларны.