Май
10
Ил чакыргач, утлы давыл аша
Җиңү яулап алга бардыгыз,
Тәмуг газапларын күргәндә дә
Ирләр булып сез калдыгыз!
Абыйлар! Без сезнең кебек үк
Нык уяу булырга әзербез.
Һәм сезгә лаеклы алмашлар,
Данлыклы солдатлар булырбыз.
Эстафета безнең кулларда,
Нык, бердәм сафларда атларбыз.
Бу изге азатлык байрагын
Сакларбыз, сакларбыз, сакларбыз!
теги: 9 май, Бөек Җиңүгә 70 ел, ветераннар