16 майда Яңа Иглайда футбол буенча СССРның атказанган спорт остасы, дөньякүләм танылган футболчы, якташыбыз Галимҗан Хөсәенов истәлегенә футбол турниры узды. Быел турнирда беренче тапкыр кызлар командалары да катнашты. Шул рәвешле, быелгы турнирда унике команда көч сынашты (кызлардан да, малайлардан да 6шар). Нәтиҗәдә, Тулысынча укырга »

теги: ,

admin on Май 10th, 2015

Ил чакыргач, утлы давыл аша
Җиңү яулап алга бардыгыз,
Тәмуг газапларын күргәндә дә
Ирләр булып сез калдыгыз!
Абыйлар! Без сезнең кебек үк
Нык уяу булырга әзербез.
Һәм сезгә лаеклы алмашлар,
Данлыклы солдатлар булырбыз.
Эстафета безнең кулларда,
Нык, бердәм сафларда атларбыз.
Бу изге азатлык байрагын
Сакларбыз, сакларбыз, сакларбыз!

теги: , ,

27 мартта Яңа Иглай мәктәбендә егетләр һәм кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә багышланган традицион көрәш турниры үтте. 

Бу бәйге ун елдан артык уздырылып килә инде, соңгы елларда анда көрәшче кызлар да катнаша башлады. Быел да үсмерләр арасында татарча көрәш үткәрелсә, кызлар билбау төрендә көч сынашты. Ярышларга җыелган спортчыларны район башкарма комитеты Тулысынча укырга »

теги: ,

Видеоны карагач, авторга рәхмәт әйтергә онытмагыз!

Моның өчен видеода аста уң читтә  Ютюб тамгасына басып, Ютюб сайтына күчәбез һәм «Мне понравилось» кнопкасына басабыз!

Рәхмәт!

теги: , ,

Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә беренче тапкыр данлыклы футболчы-якташыбыз, авылдашыбыз  Галимҗан Хөсәенов истәлегенә мини-футбол турниры уздырылды.Әлеге турнир мәктәпләр арасында үтте, анда кече һәм урта яшьтәге төркемнәр арасында барлыгы унбиш команда көч сынашты. Биредә Иглай  авылы мәктәбе  яшь футболчылары  лаеклы көндәшлек күрсәтә алдылар. Җиңүчеләр һәм призерларга Кубоклар да тапшырылды.

теги: ,