Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә беренче тапкыр данлыклы футболчы-якташыбыз, авылдашыбыз  Галимҗан Хөсәенов истәлегенә мини-футбол турниры уздырылды.Әлеге турнир мәктәпләр арасында үтте, анда кече һәм урта яшьтәге төркемнәр арасында барлыгы унбиш команда көч сынашты. Биредә Иглай  авылы мәктәбе  яшь футболчылары  лаеклы көндәшлек күрсәтә алдылар. Җиңүчеләр һәм призерларга Кубоклар да тапшырылды.

теги: ,

admin on Декабрь 25th, 2014

Бүген Интернетны кулланучылар арасында укучылардан кала сан ягыннан иң күбе – мөгаен, укытучылардыр. Укытучылар мәктәптә белем бирү өчен мәгълүмат эзләүдән кала, үз сайтлары аша үзләренең хезмәтләрен башкаларга җиткезә һәм уртаклаша.

Укытучы һөнәре – иҗади һөнәрләрнең берсе бит ул. Мәктәптә үткән бер көн дә, бер дәрес тә, бер чара да берсенә-берсе охшамаган.

Укытучының шәхси сайты  һәрвакыт үсештә, һәрвакыт эзләнүдә булырга ярдәм итә. Һөнәренә дә, укыткан фәненә дә, укучыларына, алар белән эш алымнарына да башка күзлектән карарга этәргеч бирә.

Интернетта сайт тоту вакытны күп ала. Төгәл һәм сабыр булуны таләп итә торган шөгыль. Шулай булса да, сайт – укытучының эшендә ярдәмче, һөнәри яктан үсәргә ярдәм итүче, эшкә стимул бирүче чыганак.

Укытучы сайты кемнәр өчен төзелә соң?

Сайт – ул билгеле бер аудитория өчен төзелгән Интернет продукт. Тулысынча укырга »

теги:

admin on Октябрь 30th, 2014

«Дуслык» газетасыннан

Яңа Иглай мәктәбенең информатика укытучысы Рәмис Бикинеев һәм ул җитәкләгән  “Яшь вебмастер” түгәрәгендә шөгыльләнүче 9нчы сыйныф укучысы Алсу Сәйфуллина белән 11нче сыйныф укучысы Лилия Хәнәфиева V Бөтендөнья  “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә  җиңү яуладылар. Шул көннәрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында җиңүчеләрне  бүләкләү тантанасы үтте. 

Интернет челтәрендә татар телендә яхшы сайтлар булдыру, Тулысынча укырга »

admin on Октябрь 25th, 2014

«1 сыйныф укучысына мәктәпкә хәвеф-хәтәрсез килергә булыш!» республика бәйгесенең район этабында катнашкан 6 нчы сыйныф укучысы Бикиева Гөлинәнең конкурс эше  1 нче урынны яулады.  Гөлинәне бу зур уңышы белән котлыйбыз.

«1 сыйныф укучысына мәктәпкә хәвеф-хәтәрсез килергә булыш!» республика бәйгесенең район этабында катнашучы 6 нчы сыйныф укучысы Бикиева Гөлинәнең конкурс эше.

Страница 7 из 30« Первая...3456789101112...2030...Последняя »