«Без сугыш теләмибез! Безгә тынычлык кирәк!» дигән девиз астында Яңа Иглай урта мәктәбенең 2-6 нчы сыйныф укучылары «Тынычлык күгәрчене» дигән акция уздырдылар. Бу акция белән укучылар, бөтен җир шарында тынычлык булуын теләп, үз куллары белән ясаган ак күгәрченнәрне һавага шар ярдәмендә очырдылар.
теги: Тынычлык күгәрчене
Мәктәп, син бит төп йортыбыз,
Күңел сиңа тартыла.
Бүген бөтен ил баласы
Мәктәпләргә агыла.
Җәйге каникул вакытында мәктәп укытучылары фән олимпиадаларына әзерлекне дәвам иттерделәр. Үткән уку елында район, республика күләмендә үткән фән олимпиадаларында җиңуче һәм призер булган укучылар белән консультацияләр алып барылды.