Мәктәбебез өч ай буе ял итеп, көч туплаган укучыларын кабаттан бергә җыйды. Илебезнең барлык мәктәпләрендә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Белем бәйрәме уңаеннан үткән тантанада укучыларны һәм укытучыларны мәктәп директоры Л.Г. Галеева, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Ф.С. Гайнуллин һәм мөхтәрәм кунаклар котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, беренче сыйныфка керүче тугыз укучыга бүләкләр тапшырдылар. Ветеран укытучы Р.Г. Разяпова да, бәйрәмдә катнашып, укучыларына, хезмәт куйган коллективына изге теләкләрен җиткерде. Быел тугызынчы сыйныфка баручы унбер укучыга да матур теләкләр теләнде. Укучылар укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен шигырь, җыр аша җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
23 нче июнь көнне мәктәбебездә 11 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үтте. Быел мәктәпне 6 укучы тәмамлады. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, укытучылар чакырулы иде. Бәйрәм башында мәктәбебез директоры Галеева Л.Г. укучыларга аттестат тапшырды, укытучылар, әти-әниләр үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кичә җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Кадерле балалар, сезгә бары тик изге теләкләр генә телибез, һәрберегез үз юлыгызны табыгыз, теләгән максатларыгызга ирешегез! Ак юллар сезгә!
Бүген, ягъни 11 нче июнь көнне, “Улыбка” мәктәп яны лагерена йөрүчеләр Нурлат шәһәренең үзәк паркына экскурсиягә бардылар. Балалар андагы аттракционнарда атындылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Экскурсия балаларның күңеленә хуш килде. Көне дә кояшлы, матур булды, әйтерсең ул да балаларга кушылып сөенде.
1 нче июньнән мәктәбебездә «Елмаю» («Улыбка») дип исемләнгән мәктәп яны лагере үзенең эшен башлады. Лагерьда 35 бала ял итә. Балалар белән эш махсус төзелгән план нигезендә алып барыла, кызыклы экскурсияләр, күңел ачу чаралары, спорт һәм хәрәкәтләндерүче уеннар оештырыла. Гомумән, лагерьда ял итүчеләргә күңелле дә, рәхәт тә.
Быел мәктәбебезнең 13 укучысы 9 нчы сыйныфны, 6 укучысы 11 нче сыйныфны тәмамлый. 24 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Аларны мәктәп директоры Галеева Лилия Гаязовна, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Ханяфиев Илнур Харисович, сыйныф җитәкчеләре Бикинеева Алсу Шамиловна һәм Разяпова Рәмзия Гарифовна, беренче укытучылары Габдуллина Фаилә Минсафовна һәм Шафикова Гөлфия Самигулловна, әти-әниләре һәм килгән кунаклар бәйрәм белән котладылар, имтиханнарда һәм алдагы тормышларында уңышлар теләделәр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар да җавапсыз калмадылар – алар матур җырлар башкардылар, барысына да рәхмәт белдерделәр. Ахырдан барысы да истәлеккә фотога төштеләр.