Әле генә соңгы кыңгырау яңгыраган, балалар җәйге озын каникулларга таралган кебек иде. Санаулы вакыт тиз уза. Ялларның да соңгы өченче аеның яртысына җиттек. Балалар, әти-әниләрнең мәктәпкә әзерләнер вакытлары да якынлашты. Тик балаларны гына түгел, мәктәп биналарын да яңа уку елына әзерлиләр һәм район хакимияте, мәгариф бүлеге, күп ведомстволарны үз эченә алган комиссия аларны тикшереп, бәя дә куйды. Мәктәп коллективы көче белән башкарган буяу эшләреннән соң, мәктәбебез тагын да матурланды. Мәктәпләрне тикшергәндә иң төп игътибар янгын куркынычсызлыгы, санитария таләпләренә, терроризм һәм экстремизмга каршы таләпләрне үтәүгә, мәктәп инфраструктурасы үсешенә, биналарны төзекләндерүгә, территориядәге тәртипкә һ.б. юнәлдерелде. Мәктәбебез сынауны бик әйбәт узды.
теги: 1 сетябрь, иглай, мәктәп, новое иглайкино, яңа уку елы
«2010 нчы елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара чалбар, ак күлмәкле шук малай 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Нәкъ 9 ел элек менә шушы балаларны, 11 сабыйны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур бәйләм чәчәкләр тоттырып, бүгенгедәй җитәкләп, беренче сыйныфка алып килделәр. Һәм карагыз, нинди күркәм егетләр һәм кызлар алар бүгенге көндә! «
Менә шундый матур сүзләр белән быел «Соңгы кыңгырау» бәйрәме башланып китте. Башка елдагын үзгә буларак, быел 11 сыйныф булмаганга күрә, бәйрәмнең үзәгендә 9 нчы сыйныф укучылары иде.