admin on Июнь 27th, 2018

23 нче июнь көнне мәктәбебездә 11 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үтте. Быел мәктәпне 6 укучы тәмамлады. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, укытучылар чакырулы иде. Бәйрәм башында мәктәбебез директоры Галеева Л.Г. укучыларга аттестат тапшырды, укытучылар, әти-әниләр үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кичә җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Кадерле балалар, сезгә бары тик изге теләкләр генә телибез, һәрберегез үз юлыгызны табыгыз, теләгән максатларыгызга ирешегез! Ак юллар сезгә!

admin on Июнь 15th, 2018

Бүген, ягъни 11 нче июнь көнне, “Улыбка” мәктәп яны лагерена йөрүчеләр Нурлат шәһәренең үзәк паркына экскурсиягә бардылар. Балалар андагы аттракционнарда атындылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Экскурсия балаларның күңеленә хуш килде. Көне дә кояшлы, матур булды, әйтерсең ул да балаларга кушылып сөенде.

admin on Июнь 5th, 2018

1 нче июньнән мәктәбебездә «Елмаю» («Улыбка») дип исемләнгән мәктәп яны лагере үзенең эшен башлады. Лагерьда 35 бала ял итә. Балалар белән эш махсус төзелгән план нигезендә алып барыла, кызыклы экскурсияләр, күңел ачу чаралары, спорт һәм хәрәкәтләндерүче уеннар оештырыла. Гомумән, лагерьда ял итүчеләргә күңелле дә, рәхәт тә.

Быел мәктәбебезнең 13 укучысы 9 нчы сыйныфны, 6 укучысы 11 нче сыйныфны тәмамлый. 24 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Аларны мәктәп директоры Галеева Лилия Гаязовна, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Ханяфиев Илнур Харисович, сыйныф җитәкчеләре Бикинеева Алсу Шамиловна һәм Разяпова Рәмзия Гарифовна, беренче укытучылары Габдуллина Фаилә Минсафовна һәм Шафикова Гөлфия Самигулловна, әти-әниләре һәм килгән кунаклар бәйрәм белән котладылар, имтиханнарда һәм алдагы тормышларында уңышлар теләделәр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар да җавапсыз калмадылар – алар матур җырлар башкардылар, барысына да рәхмәт белдерделәр. Ахырдан барысы да истәлеккә фотога төштеләр.

admin on Сентябрь 21st, 2017

«Без сугыш теләмибез! Безгә тынычлык кирәк!» дигән  девиз  астында Яңа Иглай урта мәктәбенең 2-6 нчы сыйныф  укучылары «Тынычлык күгәрчене» дигән акция уздырдылар. Бу акция белән укучылар, бөтен җир шарында тынычлык булуын теләп, үз куллары белән ясаган ак күгәрченнәрне һавага шар ярдәмендә очырдылар.

теги:

Страница 3 из 3312345678910...2030...Последняя »