Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
- Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын!
С.Сөләйманова
Мин сезне чын күңелдән якынлашып килүче, зарыгып көтелгән һәм иң сөенечле бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел белән котлыйм!
Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын.
Зур өметләр белән каршылыйбыз
2012 нче елның ел башын.
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!
10 нчы ноябрьдә районыбызда укучылар арасында Бөтенроссия фән
олимпиадаларының район турлары башланды. Менә бүгенгесе көнгә нәтиҗәләр:
Вәлитова Алия Илдар кызы, 9 нчы сыйныф укучысы: биология – 3 нче урын; татар теле – 1 нче урын; рус теле – 1 нче урын; туган як тарихы – 1 нче урын.
Шәрипова Әлинә Хәфиз кызы, 11 нче сыйныф укучысы: рус теле – 3 нче урын; рус әдәбияты – 3 нче урын; туган як тарихы – 1 нче урын. Әфәрин, кызлар!