admin on Май 25th, 2019

«2010 нчы елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара чалбар, ак күлмәкле шук малай 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Нәкъ 9 ел элек менә шушы балаларны, 11 сабыйны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур бәйләм чәчәкләр тоттырып, бүгенгедәй җитәкләп, беренче сыйныфка алып килделәр. Һәм карагыз, нинди күркәм егетләр һәм кызлар алар бүгенге көндә! «

 

Менә шундый матур сүзләр белән быел «Соңгы кыңгырау» бәйрәме башланып китте. Башка елдагын үзгә буларак, быел 11 сыйныф булмаганга күрә, бәйрәмнең үзәгендә 9 нчы сыйныф укучылары иде.

 

admin on Сентябрь 11th, 2018

 

Яңа Иглай урта мәктәбенең 8,9 сыйныф укучылары «Иглай бабай» чишмәсе янын чистартуда актив катнаштылар. Алар чишмә янын чүп-чардан, чәчәк түтәлләрен чүп үләннәрдән арындырдылар.

 

admin on Сентябрь 1st, 2018

Мәктәбебез өч ай буе ял итеп, көч туплаган укучыларын кабаттан бергә җыйды. Илебезнең барлык мәктәпләрендә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Белем бәйрәме уңаеннан үткән тантанада укучыларны һәм укытучыларны мәктәп директоры Л.Г. Галеева, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Ф.С. Гайнуллин һәм мөхтәрәм кунаклар котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, беренче сыйныфка керүче тугыз укучыга бүләкләр тапшырдылар. Ветеран укытучы Р.Г. Разяпова да, бәйрәмдә катнашып, укучыларына, хезмәт куйган коллективына изге теләкләрен җиткерде. Быел тугызынчы сыйныфка баручы унбер укучыга да матур теләкләр теләнде. Укучылар укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен шигырь, җыр аша җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Страница 2 из 3312345678910...2030...Последняя »