admin on Сентябрь 30th, 2011

 

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

   Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

   Хәзерге вакыттагы  карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде  сугыштан соң хәерчелек.

  Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

 

Безнең олыларга, дуслар,

Хөрмәтем бик зур минем.

Шундый кешеләр булганга

Шатланам, туган җирем.

 

 

admin on Сентябрь 24th, 2011

Урман тын. Тиеннәр чикләвек
Җыялар шаяра-шаяра.
Яфраклар көчләрен җуялар
Саргая, саргая , саргая.

Кып-кызыл тәлгәшле миләшләр
Таң нуры астында коена.
Яфраклар, соңгы кат тирбәлеп,
Коела, коела, коела.

 

8-10 нчы сыйныф укучылары урманда.

Yaratkan mektebemЯңа Иглай  урта мәктәбе коллективы укучыларга ныклы белем, күнекмәләр һәм тәрбия бирү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү юнәлешендә тырышып эшли.

  Коллективның максаты – җирле мөмкинлектән чыгып, тарихи бәйләнешләр аша укыту-тәрбия процессын камилләштерү, укучыларны туган як мәдәниятенә якынайтып, иҗади сәләтле, сәламәт шәхес тәрбияләү. Аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.

 Бу уку елында:

  -  115 укучы белем ала.

 -18 укытучы аларга белем серләренә төшенергә булыша.

 

Мәктәптә 4 милләттән  булган  балалар укый. 

2 сыйныф укучылары яраткан укытучылары Зөлфирә Нәҗиповна  белән

«Укытучы, мәктәп!»

Бу ике сүз Күңелемдә яши янәшә.

-Мәктәбем,-дип Әйткән чакта телем,

Йөрәк :»Укытучым!»- диеп эндәшә.

 

 

Тулысынча укырга »

admin on Сентябрь 17th, 2011


Мәктәбем.

Балачакның барлык шатлыкларын,

Ачышларын алып килдең син,

Сукмакларың илтә киләчәккә-

Бик кирәкле белем бирдең син.

Ике катлы иркен бу Тулысынча укырга »

Страница 19 из 30« Первая...10...15161718192021222324...30...Последняя »