admin on Март 8th, 2012

Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.

- Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын!

С.Сөләйманова

admin on Февраль 6th, 2012

Сагынып көткән кыш җитте,
Җиргә йомшак кар төште.
Җыйнаулашып, балалар,
Кулга алып чаналар,
Текә тауга баралар.

Тауда шуып туйгач та,
Тәгәрәшеп, көлешеп,
Берсен-берсе этешеп,
Карда аунап алалар.
Тулысынча укырга »

admin on Декабрь 30th, 2011

Мин сезне чын күңелдән якынлашып килүче, зарыгып көтелгән һәм иң сөенечле бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел белән котлыйм!

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын.
Зур өметләр белән каршылыйбыз
2012 нче елның ел башын.
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!
admin on Декабрь 17th, 2011

10 нчы ноябрьдә районыбызда укучылар арасында Бөтенроссия фән олимпиадаларының район турлары башланды. Менә бүгенгесе көнгә нәтиҗәләр:

Вәлитова Алия Илдар кызы, 9 нчы сыйныф укучысы: биология – 3 нче урын; татар теле –  1 нче урын; рус теле – 1 нче урын; туган як тарихы – 1 нче урын.

Шәрипова Әлинә Хәфиз кызы, 11 нче сыйныф  укучысы: рус теле – 3 нче урын; рус әдәбияты – 3 нче урын; туган як тарихы – 1 нче урын.   Әфәрин, кызлар!

 

 

 

 

admin on Ноябрь 27th, 2011

 

Тәүге тапкыр «әни»диеп

Ачылды минем телем.

Сүзләремнең кадерлесе –

Һәрчак әнием өчен.

Дөнья ямьле булсын өчен,

Әниләрне кадерлик.

Хөрмәтебезне күрсәтеп,

Башларны түбән иик.

 

admin on Ноябрь 14th, 2011

Чыгарылыш – 2009!
\"Get

теги: