admin on Ноябрь 16th, 2012

Блог «Классташлар» участвует в конкурсе  сайтов «Открытый мир».  Прошу вас проголосовать за наш блог.

Инструкция здесь>>>>>>>>>>                 

 

 

admin on Ноябрь 6th, 2012

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

 

 

admin on Ноябрь 4th, 2012

5 нче ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр – көзге каникуллар.  Бу көннәрдә мәктәбебездә спорт секцияләре, түгәрәкләр график буенча эшләячәкләр. Барыгызга да кызыктыргыч, файдалы яллар телибез!

admin on Октябрь 17th, 2012

admin on Октябрь 5th, 2012

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.

Елый-елый озатасың син аларны.

 

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Страница 15 из 30« Первая...11121314151617181920...30...Последняя »