admin on Октябрь 5th, 2013

Сезгә карап сокланабыз һәрчак,

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык

admin on Октябрь 1st, 2013

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

   Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

Безнең әбиләргә, дуслар,

Хөрмәтем бик зур минем.

Шундый кешеләр булганга

Шатланам, туган җирем.

admin on Сентябрь 26th, 2013
Оста иртән үк эшкә кереште,
Эш кораллары юксынган эшне
Куллар, йөрәк сагынган эшне
Кинәнеп эшли – бәхетле кеше!

 

 

 

 

теги:

2013 нче елның 15 нче сентябрендә Яңа Иглай урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү җыены булып үтте.

Ватаныбыз –кояш иле!

Күмелгән гөл-чәчәккә.

Эзтабарлар булып бүген

Атлыйбыз киләчәккә.

     

теги:

admin on Сентябрь 20th, 2013

 

19 -28 августа  “Intel белем галактикасы”  сайтында  (“Образовательная галактика Intel”) Intel корпорацисе Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Мобильная среда обучения и современное образование» дигән  темага региональ дистанцион конференция уздырды. Конференция башланыр алдыннан катнашырга теләүчеләр “Конференция расписания” се белән танышып үзләрен кызыксындырган темага утәчәк  мастер-классларга язылдылар. Алар арасында : “Ничек он-лайн дәрес үткәрергә”,  “1:1 (1 компьютер:1 укучы) моделендә уңышлы дәрес”, “learningapps.org  сервисы ярдәмендә дидактик материаллар ясау” дигән мастер-класслар бар иде. Шулай ук “Интерактив мультимедия продуктлары”, “Белем бирү учрежденияләре өчен Office 365”, “Профессиональ социаль челтәрләрдә педагогның үсүе “дигән темаларга вебинарлар узды. Конференция  сертификатын алу өчен педагог 1 мастер-класска һәм ким дигәндә 1 вебинарда катнашырга тиеш иде.  Мин катнашкан “1:1 (1 компьютер:1 укучы) моделендә уңышлы дәрес” мастер-классында ФГОС таләбенә туры китереп дәрес планы төзү, Linoit.com, Cacoo.com, Mindomo.com, Stixy.com, Bubbl.us сервисларын дәрестә дөрес куллана белү тәҗрибәсен күрсәтергә кирәк иде. Соңыннан һәр катнашучы коллегаларының  эшләренә анализ ясады.  Мастер-класс бик файдалы үтте. Уңышлы тәмамлаучылар серификат алдылар.

Барыгызны да “Intel белем галактикасы”- https://edugalaxy.intel.ru  сайтында үтүче чараларга чакырам.

теги: ,

Страница 12 из 30« Первая...891011121314151617...30...Последняя »