Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.

 

 

Бар гомерне җитәр яктыртырга,

Сез кабызган утның яктысы.

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.

 

 

 

admin on Сентябрь 29th, 2014

27 нче сентябрьдә мәктәптә «Укытучыңны котла» акциясе башланып китте. Әгәр дә укытучыгызга әйтер теләкләрегез, рәхмәт сүзләрегез бар икән, хисләрне тоткарламагыз – аларны блогта, комментарийда  язып калдырыгыз. Язылган яхшы теләкләр, укытучыларыгызның рәхмәт сүзләренең кодрәте икеләтә көч белән үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтыр.

Бу тормышта үзегез дә яхшы укытучы булыгыз һәм укытучыларыгыз өчен дә гомерлеккә иң яхшы укучы булып калыгыз!

 

Укытучыларыбыз!

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

admin on Сентябрь 24th, 2014

Архивтагы материаллардан!

2011 нче елның 14 нче маенда Колбай Морасага төрле шәһәрләрдән ундүрт театр коллективының килүе һәм чыгыш ясавы күп нәрсәләр хакында сөйли. Габдулла Кариевның тууына 125 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары Нурлатның үзендә дә дәвам итте.

22 сентябрьдә  Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этабы башланды. Ул 28 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче көнне, укучылар үзләренең белемнәрен биологиядән сынап карасалар, бүген алар математикадан «көч» сынаштылар. Нәтиҗәләр белән сезне, соңрак таныштырырбыз.

 

admin on Сентябрь 17th, 2014

Милләтләр кроссы16 сентябрь көнне илебезнең төрле почмакларында Бөтенроссия йөгерешчеләр көне, икенче төрле әйткәндә, “Милләтләр кроссы” дип исемләнгән массакүләм чара үтте. Әлеге чарада мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары  да актив катнашты. Әлеге йөгерешнең төп максаты булып финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау торганы мәгълүм.

Страница 11 из 33« Первая...78910111213141516...30...Последняя »