admin on Май 25th, 2014

 

теги:

admin on Апрель 5th, 2014

4 апрельдә мәктәптә Нәүрүз бәйрәменә багышланган кэрәш ярышы узды. Бу ярышта Нурлат районы спортсменнарыннан тыш , Әлки, Аксубай районнарыннан да кэрәшчеләр катнаштылар.

admin on Март 14th, 2014

Ана! Нинди бөек исем. Нәрсә җитә ана булуга. Аналарнын нинди олы җанлы булуларын кеше әни булгач кына аңлый башлыйдыр мөгаен.
Әни! Һәрберебез өчен иң мөхим,иң кадерле, иң матур,иң ягымлы һәм тагын әллә никадәр иң-иң. Әниләрнең сабырлыгына, түземлелегенә сокланырга гына була.
Менә ничә ел инде Якты Күл  авылы клубында әниләр бәйрәме үткәрелеп бара. Якты Күл авылы клубы хезмәткәрләре, Яңа Иглай авыл советы председателе Лотфуллина Гүзәл апа ярдәме белән әниләребез, әбиләребез хөрмәтенә чәй өстәле әзерлиләр.
Авылыбыз клубына тәм томнардан сыгылып торган әстәл куела.Бу бәйрәмгә авылыбызның барлык әниләрен чакыралар. Мәктәп укучылары төрле конөерт номерлары зерлзп киләләр. Без барыбыз да мондый бәйрәмнәр үтүенә шатланабыз.

admin on Март 10th, 2014

8 март-халыкара хатын-кызлар көне. Без барыбыз да әниләребезне,апаларыбызны,сеңелләребезне бу бәйрәм белән чын куңелдән тәбрик итәбез.8 март безнең иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе.Бер беребезгә без чәчәк бәйләмнәре бүләк итәргә яратабыз.7 март көнне Яңа Иглай урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә яз бәйрәменә багышланган чара үткәрелде. Ул-“Ягез әле, кызлар” конкурсы. Бу бәйгедә 8-11 нче сыйныф кызлары ике командага бүленеп көч сынашты. Төрле конкурсларда үзләрен сынап карадылар. Җыр,бию,тәмле ризык рецептлары буенча да биремнәр булды. Биремнәрне билгеләргә гадел жюри сайланылып куелган иде .
Бу бәйге бик куңелле үтте. Барлык мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен бу көн зур бәйрәм тәсен алды. Без мәктәптә мондый  бәйгеләрне һәрвакыт үткәреп торабыз.Укучылар бәйрәмнәргә бик теләп катнашалар.Чыннан да, бәйгеләр бит безнең тапкырлыгыбызны, җитезлегебезне, җырга-биюгә осталыгыбызны арттыралар.

Алсу Сәйфуллина, 8 нче сыйныф.

admin on Март 8th, 2014

Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә –
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.
Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән
Тауларны күчерербез!
Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.
Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!

теги:

Страница 10 из 30« Первая...6789101112131415...30...Последняя »