IV Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 14 октябрь көнне сәгать 11 дә Г.Камал ис. татар дәүләт театрының кече залында үтте. Тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган елларда «Белем җәүһәре» дәрәҗәсен алган интернет-проект авторлары, массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары һәм татар интернеты тормышы белән даими кызыксынып килгән  интернет-кулланучылар катнашты. Безнең «Классташлар» сайты «Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә җиңеп Диплом белән бүләкләнде. Барыгызга да безнең өчен җан атып торган өчен зур рәхмәт. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha