27 мартта Яңа Иглай мәктәбендә егетләр һәм кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә багышланган традицион көрәш турниры үтте. 

Бу бәйге ун елдан артык уздырылып килә инде, соңгы елларда анда көрәшче кызлар да катнаша башлады. Быел да үсмерләр арасында татарча көрәш үткәрелсә, кызлар билбау төрендә көч сынашты. Ярышларга җыелган спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин, ДЮСШ директоры Фәнил Гайнуллин, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Лотфуллина сәламләделәр. Шунда ук Әсхәт Габдуллин бу ярышларны уздыруда булышлык иткән кешеләргә район башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды, моннан тыш, күптән түгел республика, Россия турнирларында призыл урыннар яулаган яшь көрәшчеләргә грамоталар, бүләкләр тапшырды. Турнирның даими кунагы – шәһәрдәге “Коммунальник” ТСЖсы рәисе Марат Хәмидуллин да иң яшь көрәшчеләргә бүләк әзерләгән иде.

Ярышларда Нурлат һәм Әлки районнарыннан 100дән артык яшь көрәшче бил алышты. Җиңүчеләр һәм призерларга иганәчеләр әзерләгән акчалата бүләкләр тапшырылды.

теги: ,

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha