Мәрхәмәтле, изге, олы җанлы
Йомшак, назлы күңел җырыгыз.
Гомер юлыгызга якты нурлар
Сипсен сезгә Рәхмәт җырыбыз!

Ниһаять, октябрь ае да башланып китте. Авыл юллары, бакчалар алтын төсендәге көзге яфракларга күмелгән. Ә дөнья гөрли, шаулый, кешеләр һаман каядыр ашыга…

Безнең мәктәптә октябрь олылар көнен каршылау белән башланып китте. 1 нче октябрьдә укучылар белем үрләрен яуларга булышкан, күп еллар укыткан өлкән буын укытучыларыбызның өйләренә барып чәчәк бәйләме тапшырдылар. Алар өчен кечкенә генә, әмма кызыклы концерт-видеоязма төзеделәр.

Олылар… Бу сүзне ишеткәч, күз алдыңа инде картайган кешеләр килеп басыр иде шикелле. Ләкин бу дөньяда беркем дә, беркайчан да картаймый… Олыгая, тормыш тәҗрибәсен баета, ләкин күңеле белән һаман яшь, һаман хыяллар, уйлар диңгезендә яши. Хөрмәтле, укучылар һәм барлык кешеләр! Әйдәгез, яраткан дәү-әни, дәү-әтиләргә, урамда очраткан олыларга карата һәрвакытта да мәрхәмәтле булыйк, бәйрәм көнендә генә түгел, гел аларга җылы сүз белән йөрәкләрен җылытыйк, яхшы гамәлләребез белән күңелләрен күтәрик. Авыр минутларда якын кешеләребез өчен мөләем карашлы, көләч йөзле булып калыйк.

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha