Инде декабрь аена кердек. Урамда кар бик булмаса да, авыл җем-җем утларга күмелеп беткән. Аларның һәрберсе Яңа елны күңелгә якынайталар шикелле. Мәктәпнең тышы да матур-матур бизәкләргә күмелгән. Төрле төстәге утлар, гирляндалар мәктәпкә кышкы ямь бирәләр. Эчке күренеше дә мәктәпнең бик тә гүзәл. Һәр сыйныф плакатлар, стендлар ясаган, үз классларын яңа ел стилендә бизәгән. Барыбыз да, зарыгып, бәйрәм кичен көтәбез. Тиздән мәктәптә дә Яңа ел бәйрәме үткәреләчәк.

Шушы киләсе бәйрәмнәр белән бар кешене дә котлыйсы килә. Һәрбереребез дә киләчәк елны шатланып, бәхет диңгезенә күмелеп, яңа максатлар, планнар куеп, рәхәтләнеп, якыннары һәм дуслары янында каршыласын иде. Могҗизалы төндә теләгән барлык теләкләрегез дә тормышка ашсын иде!

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha