Сен
17
16 сентябрь көнне илебезнең төрле почмакларында Бөтенроссия йөгерешчеләр көне, икенче төрле әйткәндә, “Милләтләр кроссы” дип исемләнгән массакүләм чара үтте. Әлеге чарада мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары да актив катнашты. Әлеге йөгерешнең төп максаты булып финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау торганы мәгълүм.