Әле генә соңгы кыңгырау яңгыраган, балалар җәйге озын каникулларга таралган кебек иде. Санаулы вакыт тиз уза. Ялларның да соңгы өченче аеның яртысына җиттек. Балалар, әти-әниләрнең мәктәпкә әзерләнер вакытлары да якынлашты. Тик балаларны гына түгел, мәктәп биналарын да яңа уку елына әзерлиләр һәм район хакимияте, мәгариф бүлеге, күп ведомстволарны үз эченә алган комиссия аларны тикшереп, бәя дә куйды. Мәктәп коллективы көче белән башкарган буяу эшләреннән соң, мәктәбебез тагын да матурланды. Мәктәпләрне тикшергәндә иң төп игътибар янгын куркынычсызлыгы, санитария таләпләренә, терроризм һәм экстремизмга каршы таләпләрне үтәүгә, мәктәп инфраструктурасы үсешенә, биналарны төзекләндерүгә, территориядәге тәртипкә һ.б. юнәлдерелде. Мәктәбебез сынауны бик әйбәт узды.
теги: 1 сетябрь, иглай, мәктәп, новое иглайкино, яңа уку елы