Сен
22
19 сентябрь Яңа Иглай урта мәктәбе күләмендә ГТО нормаларына әзерлек йөзеннән “Көзге кросс” үткәрелде. Кросста барлыгы 81 укучы һәм 12 укытучы катнашты. Башлангыч классларда малайлар арасыннан Хәйруллин Муса, ә кызлардан Мәннапова Чулпан 1 урынны яуладылар.Өлкән класслар буенча малайлар арасында Вәлитов Раил,ә кызлардан Фәйзуллина Әлинә беренчелекне бирмәделәр. Ахырдан җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
теги: көзге кросс, осенний кросс