Яңа Иглай урта мәктәбендә уку белән бергә хезмәт тәрбиясе дә алып барыла. Хезмәт тәмен тоеп үскән бала һәр яклап үсә, үзгәрә һәм зур уңышларга ирешә. Хезмәт иткән бала физик яктан гына түгел, рухи яктан да нык була.

Яз көне җир кардан ачылу белән мәктәп бакчасына кишер, бераз соңрак чөгендер белән суган утыртылды. Укучылар укытучылар белән бергәләп, утырткан яшелчәләрне карап үстерделәр. Шулай ук җәй көне мәктәптә хезмәт һәм ял лагере да эшләде. Лагерьга йөрүчеләр дә түтәлләрне утадылар, сирәкләделәр, сулар сиптеләр. Намуслы хезмәтне җир дә тиешенчә бәяләде: мул уңыш белән җавап бирде. «Җирне эшкәртергә иренмәсәң, ул халыкны туендырырга иренмәс»,- дип юкка гына әйтелмәгән татар халык мәкалендә дә.

Вакытында бергә башкарылган эш һәрвакыт үзенең нәтиҗәсен бирә. Бакчада уңыш мул булып үсте. Көз җиткәч укучылар уңышны җыярга чыктылар. Кишер, чөгендер түтәлләргә сыймый иде. Укучыларның да күңеле шат, үзләре тир түгеп үстергән уңыш бит.

теги: , , ,

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha