16 майда Яңа Иглайда футбол буенча СССРның атказанган спорт остасы, дөньякүләм танылган футболчы, якташыбыз Галимҗан Хөсәенов истәлегенә футбол турниры узды. Быел турнирда беренче тапкыр кызлар командалары да катнашты. Шул рәвешле, быелгы турнирда унике команда көч сынашты (кызлардан да, малайлардан да 6шар). Нәтиҗәдә, үсмерләр арасында 1нче урынны Якушкино футболчылары алды, Егоркино белән Киекле командалары 2-3нче урыннарны бүлештеләр. Кызлардан чемпион исеменә хуҗалар – Иглай командасы лаек булды. 2нче урында – Киекле, 3нчедә Якушкино кызлары. Җиңүчеләрне һәм призерларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин, шулай ук оештыручылар – Г.Хөсәенов исемендәге ДЮСШ директоры Фәнил Гайнуллин, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Лотфуллина, Яңа Иглай урта мәктәбе директоры Илдар Юнысов котладылар, шәһәрнең “АТП” футбол командасы тренеры Марат Ибраһимов Иглай командасына Нурлат футболчылары исеменнән махсус бүләк тә тапшырды.

теги: ,

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha