22 сентябрьдә Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этабы башланды. Ул 28 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче
көнне, укучылар үзләренең белемнәрен биологиядән сынап карасалар, бүген алар математикадан «көч» сынаштылар. Нәтиҗәләр белән сезне, соңрак таныштырырбыз.