Яңа Иглай урта мәктәбе коллективы укучыларга ныклы белем, күнекмәләр һәм тәрбия бирү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү юнәлешендә тырышып эшли.
Коллективның максаты – җирле мөмкинлектән чыгып, тарихи бәйләнешләр аша укыту-тәрбия процессын камилләштерү, укучыларны туган як мәдәниятенә якынайтып, иҗади сәләтле, сәламәт шәхес тәрбияләү. Аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.
Бу уку елында:
- 115 укучы белем ала.
-18 укытучы аларга белем серләренә төшенергә булыша.
Мәктәптә 4 милләттән булган балалар укый.
«Укытучы, мәктәп!»
Бу ике сүз Күңелемдә яши янәшә.
-Мәктәбем,-дип Әйткән чакта телем,
Йөрәк :»Укытучым!»- диеп эндәшә.