24 июльдә Яңа Иглай мәктәбе территориясендә катнаш спорт мәйданчыгы ачылды. Мәйданчыкны ачуда да район башлыгы Равил Кузюров катнашты. Ул иң башта мәйданчыкны вакытында өлгертә алган “Строй-грант” җәмгыяте төзүчеләренә рәхмәтен җиткерде, шулай ук бу спорт корылмасының бер дә буш тормавын теләде.

– Мәйданчыкның каникул чорында ачылуы бик урынлы, димәк, уку елына кадәр рәхәтләнеп уйный, шөгыльләнә, көч туплый аласыз. Бирегә балалар гына түгел, ата-аналар, өлкәнрәкләр дә теләп йөрер дип уйлыйм, – диде ул җирлек халкын да матур вакыйга белән котлап. Шулай ук ук киләсе елда Яңа Иглайда мәктәпнең капиталь ремонтланачагын да әйтте. Мәйданчыкны ачу тантанасына күпләп җыелган халык исә шундый игелекле программаларның уңышлы башкарылуы өчен республика, район җитәкчелекләренә, эшләрен намуслы башкаручы төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар.

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha