Яңа Иглай мәктәбенең математика укытучысы Рәмис Бикинеев “Белем бирүдә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану” дип аталган XI республика конкурсында катнашып, III дәрәҗә Дипломга лаек булды. Конкурска ул үзенең укытучылар өчен булдырылган “Домашний учитель” сайтын тәкъдим иткән.
- “Домашний учитель”дә мәктәп укытучылары өчен иң кирәкле нәрсәләрне урнаштырып барырга тырышам, – ди укытучы үзе. – Анда компьютер серләренә әле яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен дә, шактый тәҗрибәлеләре өчен дә кирәкле материаллар шактый. Мәсәлән, укытучыларга республика программасы буенча бирелгән ноутбукларга ничек итеп яңа программалар кертергә, интернет-конференцияләрдә ничек катнашырга, дистанцион укыту серләре һәм башкалар.
Рәмис Бикинеев әлеге конкурста беренче тапкыр гына катнашкан әле. Быел катнашучылар саны тагы да күбрәк - читтән торып үткәрелгән беренче турда 250ләп кеше булган. Ә финал өлеше Казанда үткәрелгән, анда Рәмис Бикинеев үз сайтын яңача компьютер технологияләрен кулланып яклаган һәм жюри әгъзаларының сорауларына да җавап биргән.
Лилия Мөбарәкшина
«Дуслык» газетасы. 08.11.2013