Мәктәбебез өч ай буе ял итеп, көч туплаган укучыларын кабаттан бергә җыйды. Илебезнең барлык мәктәпләрендә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Белем бәйрәме уңаеннан үткән тантанада укучыларны һәм укытучыларны мәктәп директоры Л.Г. Галеева, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Ф.С. Гайнуллин һәм мөхтәрәм кунаклар котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, беренче сыйныфка керүче тугыз укучыга бүләкләр тапшырдылар. Ветеран укытучы Р.Г. Разяпова да, бәйрәмдә катнашып, укучыларына, хезмәт куйган коллективына изге теләкләрен җиткерде. Быел тугызынчы сыйныфка баручы унбер укучыга да матур теләкләр теләнде. Укучылар укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен шигырь, җыр аша җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha