8 март-халыкара хатын-кызлар көне. Без барыбыз да әниләребезне,апаларыбызны,сеңелләребезне бу бәйрәм белән чын куңелдән тәбрик итәбез.8 март безнең иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе.Бер беребезгә без чәчәк бәйләмнәре бүләк итәргә яратабыз.7 март көнне Яңа Иглай урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә яз бәйрәменә багышланган чара үткәрелде. Ул-“Ягез әле, кызлар” конкурсы. Бу бәйгедә 8-11 нче сыйныф кызлары ике командага бүленеп көч сынашты. Төрле конкурсларда үзләрен сынап карадылар. Җыр,бию,тәмле ризык рецептлары буенча да биремнәр булды. Биремнәрне билгеләргә гадел жюри сайланылып куелган иде .
Бу бәйге бик куңелле үтте. Барлык мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен бу көн зур бәйрәм тәсен алды. Без мәктәптә мондый  бәйгеләрне һәрвакыт үткәреп торабыз.Укучылар бәйрәмнәргә бик теләп катнашалар.Чыннан да, бәйгеләр бит безнең тапкырлыгыбызны, җитезлегебезне, җырга-биюгә осталыгыбызны арттыралар.

Алсу Сәйфуллина, 8 нче сыйныф.

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha