Сен
30
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Безнең олыларга, дуслар,
Хөрмәтем бик зур минем.
Шундый кешеләр булганга
Шатланам, туган җирем.