Репортаж
Әле генә соңгы кыңгырау яңгыраган, балалар җәйге озын каникулларга таралган кебек иде. Санаулы вакыт тиз уза. Ялларның да соңгы өченче аеның яртысына җиттек. Балалар, әти-әниләрнең мәктәпкә әзерләнер вакытлары да якынлашты. Тик балаларны гына түгел, мәктәп биналарын да яңа уку елына әзерлиләр һәм район хакимияте, мәгариф бүлеге, күп ведомстволарны үз эченә алган комиссия аларны тикшереп, бәя [...]
«2010 нчы елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара чалбар, ак күлмәкле шук малай 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Нәкъ 9 ел элек менә шушы балаларны, 11 сабыйны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур бәйләм чәчәкләр [...]
Яңа Иглай урта мәктәбенең 8,9 сыйныф укучылары «Иглай бабай» чишмәсе янын чистартуда актив катнаштылар. Алар чишмә янын чүп-чардан, чәчәк түтәлләрен чүп үләннәрдән арындырдылар.
Мәктәбебез өч ай буе ял итеп, көч туплаган укучыларын кабаттан бергә җыйды. Илебезнең барлык мәктәпләрендә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Белем бәйрәме уңаеннан үткән тантанада укучыларны һәм укытучыларны мәктәп директоры Л.Г. Галеева, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Ф.С. Гайнуллин һәм мөхтәрәм кунаклар котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, беренче сыйныфка [...]
23 нче июнь көнне мәктәбебездә 11 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үтте. Быел мәктәпне 6 укучы тәмамлады. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, укытучылар чакырулы иде. Бәйрәм башында мәктәбебез директоры Галеева Л.Г. укучыларга аттестат тапшырды, укытучылар, әти-әниләр үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кичә җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Кадерле балалар, сезгә бары тик изге теләкләр генә телибез, һәрберегез үз юлыгызны табыгыз, теләгән максатларыгызга ирешегез! Ак юллар сезгә!