информбюро
16 сентябрь көнне илебезнең төрле почмакларында Бөтенроссия йөгерешчеләр көне, икенче төрле әйткәндә, “Милләтләр кроссы” дип исемләнгән массакүләм чара үтте. Әлеге чарада мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары да актив катнашты. Әлеге йөгерешнең төп максаты булып финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау торганы мәгълүм.
Халыкара озон катламын саклау кысаларында , 16 сентябрьдә, укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә «Чисталык дәресе» үткәрделәр.
15 нче сентябрьдә мәктәптә Татарстан варислар берлегенең туган көненә багышланган тантана узды. 5 нче сыйныф укучылары варислар сафына алындылар. Варислар юлда, хәрәкәттә, эзләнүдә; алар үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; күп нәрсә белән кызыксынучылар, тирә-якны күзәтүчеләр. Алар туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр. Варисларның лозунгысы: “Һәр көнне яхшылык кыл!” Варисларның девизы: “Без [...]
Беренче сентябрь – минем Бәхет-шатлыклы көнем Сагынып белем учагын, Мин кабат сиңа килдем Дулкынданып карап торам Юксындырдың, мәктәбем, Син – минем үткән гомерем, Син – минем киләчәгем. Синдә күрергә өйрәндем Матурлыгын дөньяның Төүге кат синдә башкардым Балачагым җырларын Мәңге исебездә тотыйк Монда үткән чакларны Аннан белемебез белән Бизик туган якларны.
Мәктәп сукмаклары артта кала, Көтә яңа юллар, калалар. Алда сезне олы сәфәр көтә, Юлыгыз уң булсын, балалар. Сикәлтәле тормыш сукмакларын Җиңел үтә сабыр, чыдамнар. Төрле чаклар булыр, бирешмәгез Язмыш җилләренә, балалар. Тормыш – сынау, гомер иткән чакта Сыната күрмәгез, балалар. Сез төзисе тормыш матур булсын, Бәхетле булыгыз, балалар!