информбюро
Быел мәктәбебезнең 13 укучысы 9 нчы сыйныфны, 6 укучысы 11 нче сыйныфны тәмамлый. 24 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Аларны мәктәп директоры Галеева Лилия Гаязовна, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Ханяфиев Илнур Харисович, сыйныф җитәкчеләре Бикинеева Алсу Шамиловна һәм Разяпова Рәмзия Гарифовна, беренче укытучылары Габдуллина Фаилә Минсафовна һәм Шафикова [...]
«Без сугыш теләмибез! Безгә тынычлык кирәк!» дигән девиз астында Яңа Иглай урта мәктәбенең 2-6 нчы сыйныф укучылары «Тынычлык күгәрчене» дигән акция уздырдылар. Бу акция белән укучылар, бөтен җир шарында тынычлык булуын теләп, үз куллары белән ясаган ак күгәрченнәрне һавага шар ярдәмендә очырдылар.
Мәктәп, син бит төп йортыбыз, Күңел сиңа тартыла. Бүген бөтен ил баласы Мәктәпләргә агыла.
Җәйге каникул вакытында мәктәп укытучылары фән олимпиадаларына әзерлекне дәвам иттерделәр. Үткән уку елында район, республика күләмендә үткән фән олимпиадаларында җиңуче һәм призер булган укучылар белән консультацияләр алып барылды.
Без киткәчтен юксынырсыз әле, Сагынырсыз таныш йәзләрне. Онытмабыз якты кояш кебек, Нур сирпегән Сезнең күзләрне. 2016-2017 нче уку елында мәктәпне 5 укучы тәмамлады. Алар имтиханнарны уңышлы тапшырып кулларына өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Алдагы тормышларында уңышлар теләп калабыз.