информбюро

admin on Май 8th, 2012

Җиңү көнен бәйрәм итә халкым, Яз китергән җиңү назларын. Тик күпләрнең гомерләре кайткан Җаны булып киек казларның. Ветераннар, данлы ветераннар, Сирәгәя бара сафлары. өзгәләнеп искә алдылар көрәшләрдә узган чакларны. Яу кырында күпме җаннар калган Туганнардан калган каберлек. Айлар, еллар үтә җанны телеп, Җиңүләрнең даны мәңгелек. 67 нчы тапкыр язлар килә, Җиңү гөлләренә төренеп. Илебездә тик [...]

тулырак Җиңүләрнең даны мәңгелек.

admin on Апрель 19th, 2012

Барыгызны да, 21 апрель көнне мәктәптә үтәчәк өмәгә чакырабыз ! 

тулырак Барыбызда, Өмәгә!

admin on Март 8th, 2012

Кояш көлә, мин елмаям, 8 нче март бүген. Бүген әниләр бәйрәме, Шуңа күңелем шат минем. – Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп, Бар дөнья көлеп торсын. Әни бәйрәме икәнен Әти дә белеп торсын, Әти дә көлеп торсын! С.Сөләйманова

тулырак

admin on Февраль 6th, 2012

Сагынып көткән кыш җитте, Җиргә йомшак кар төште. Җыйнаулашып, балалар, Кулга алып чаналар, Текә тауга баралар. Тауда шуып туйгач та, Тәгәрәшеп, көлешеп, Берсен-берсе этешеп, Карда аунап алалар.

тулырак Салкын саф Һавада

admin on Декабрь 30th, 2011

Мин сезне чын күңелдән якынлашып килүче, зарыгып көтелгән һәм иң сөенечле бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел белән котлыйм! Күкләр аяз, дөнья имин булсын, Авырлыклар ишек какмасын. Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта Шатлык чәчеп кайгы тапмасын. Зур өметләр белән каршылыйбыз 2012 нче елның ел башын. Игелек һәм миһербанлык кына Булсын иде синең юлдашың!

тулырак Яңа 2012 ел белән !

admin on Декабрь 17th, 2011

10 нчы ноябрьдә районыбызда укучылар арасында Бөтенроссия фән олимпиадаларының район турлары башланды. Менә бүгенгесе көнгә нәтиҗәләр: Вәлитова Алия Илдар кызы, 9 нчы сыйныф укучысы: биология – 3 нче урын; татар теле –  1 нче урын; рус теле – 1 нче урын; туган як тарихы – 1 нче урын. Шәрипова Әлинә Хәфиз кызы, 11 нче сыйныф [...]

тулырак Безнең җиңүләр !