информбюро
Хөрмәтле дуслар, коллегалар! «Белем җәүһәрләре – 2020″ конкурсында халык фикерен ачыклау бара,ә безнең «Классташлар» сайты бу конкурста катнаша. Сайтка кереп, «Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект»номинациясендә «Классташлар» – iglaikino.ru сайтына (Яңа Иглай мәктәбе блогы) тавыш бирүегезне сорыйм. Тавыш бирергә – http://konkurs.belem.ru/sorashtiru-2020
Изгелек – кояш нурына тиң. Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит. Алтынга тут кунмас, яхшылык онытылмас. Гафу үтенү – ул яхшылык. Яхшы күрше – ярты дуслык. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Изгелек иткән юлда калмас. Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма. Ярдәм ит, кайгы килгәннең кайгысын уртаклаш, һәм синең кайгың алай ук авыр тоелмас. Яхшылыкны онытмаган кеше беркайчан [...]
тулырак Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында алтын сүзләр
Укытучы! Мәктәп! Бу ике сүз Күңелемдә яши янәшә. Мәктәбем, дип әйткән чакта телем, Укытучым, диеп йөрәк эндәшә. Укытучы! Бу мәгънәле сүзнең асылына төшенү өчен, һәрбер кешегә мәктәп, университет бусагасыннан атлап керегә кирәк. Укытучы һөнәре барча һөнәрләрдән өстен. Чөнки бары тик яраткан укытучыларыбыз гына безне олы тормыш юлына әзерли башлый һәм дә шул сикәлтәле юлга бастыра [...]
Мәрхәмәтле, изге, олы җанлы Йомшак, назлы күңел җырыгыз. Гомер юлыгызга якты нурлар Сипсен сезгә Рәхмәт җырыбыз! Ниһаять, октябрь ае да башланып китте. Авыл юллары, бакчалар алтын төсендәге көзге яфракларга күмелгән. Ә дөнья гөрли, шаулый, кешеләр һаман каядыр ашыга… Безнең мәктәптә октябрь олылар көнен каршылау белән башланып китте. 1 нче октябрьдә укучылар белем үрләрен яуларга булышкан, [...]
Бөтен җирне сарылыкка күмеп, табигатькә алтын көз килде. Көннәр салкыная һәм кыскара башладылар. Әле күптән түгел генә ямь-яшел булып утырган агачлар сары яфракларын моңсу гына җиргә коялар. Тик шулай да яратам мин көз айларын. Ник дисезме? Чөнки көз җитү белән, бакчада язын утырткан, җәен су сибеп үстергән яшелчәләр өлгерә. Кояшлы матур көннәрдә ,яңгырга тидермичә җыеп [...]