Минем туган ягым ул Нурлат районы Яңа Иглай авылы. Мин шушы авылда туып үскән кеше. Хәзерге вакытта Казанда яшәсәм дә, күңелем барыбер авылыма тарта, күңелем анда. Кечкенә вакытымда дуслар белән су буйларында йөгереп, уйнап йөргәннәрем әле дә исемдә. Кайткан саен, дусларны чакырып, су буена төшәсем килә. Кыш көннәрен чана шуып, карга батып, тагын бер уйныйсы килә. Авылымнан аерылгач авыр булды. Казанга ике елсыз ияләшә алмадым. Көннәр буе фотография карап, авылны искә алып елыйсыларым килә иде.

Авылымда иң ошаганы – аның табигате ул, Кондырча буйлары, урманнары, Аргы болыннары, Иске урын буалары искиткеч матур. Су буйларына төшсәң, саф һавасын сулап, су коенып, чирәмдә ятып торсаң, авылдан китәсе дә килми башлый. Авылымның елгалары чиста, киң, басма салынган, ә аның аша чыкканда басма аркылы түгел, су ерып чыгасы килә.

Янсерәй, урманнары, Әрәмәләре, Усаклыклары турында әйтер сүз шундый күп. Агачлары җәйгә таба яшел яфрак яралар. Җәйге чирәмдә ятып ял итәсе килеп тора. Ул җиләкләре, ул гөмбәләре… Көне буе урманда җиләк, гөмбә генә җыеп йөрер идем. Кыш көннәрендә шыгыр-шыгыр килеп, куян, төлке эзләрен карап йөрсәң дә була.

Җәй саен кош тавышларын ишетү – үзе бер искиткеч могҗиза ул. Ромашкалар арасыннан кайтсаң, үзеңне дә тапмыйсың.

Авылымның Иглай бабай чишмәләре! Чишмәләре мул сулы, чиста, саф. Челтер-челтер килеп аккан суны көн саен өйгә алып кайтып чәйләр эчәсе килә.

В.Гөлсинә

Казан

теги: , , , ,

Оставьте свой отзыв

Вы можете использовать эти теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha