Җиңү көнен бәйрәм итә халкым,
Яз китергән җиңү назларын.
Тик күпләрнең гомерләре кайткан
Җаны булып киек казларның.
Ветераннар, данлы ветераннар,
Сирәгәя бара сафлары.
өзгәләнеп искә алдылар
көрәшләрдә узган чакларны.
Яу кырында күпме җаннар калган
Туганнардан калган каберлек.
Айлар, еллар үтә җанны телеп,
Җиңүләрнең даны мәңгелек.
67 нчы тапкыр язлар килә,
Җиңү гөлләренә төренеп.
Илебездә тик тынычлык булса,
Яшәр халкым, яшәр сөенеп.
Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
- Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын!
С.Сөләйманова









